Бу елның Иннополис Университеты беренче тапккыр бакалавриат һәм магистратура укыту программаларына массакүләм кабул итү үткәрде. Марттан июльгә кадәр турыдан-туры этапта 700дән артык абитуриент булган. Иннополис шәһәрендә кандидатлар академик белем тикшерү, инглиз телен белү буенча тикшерелде. Шулай ук халыкара профессорлар составы һәм эре ИТ-компанияләр (Mail.Ru Group, Parallels, ABBYY, Эттон, 2Gis, Flatstack, Nvision Group, ICL-КПО ВС, Infomatica, Polymedia, Acronis һәм ГК Ланит) вәкилләре белән әңгәмә уздылар.
Сайлап алу нәтиҗәләре буенча 352 кеше Иннополис Университетында мәгълүмати технологияләр өлкәсендә укый башлады.
Шулай ук сайлап алу нәтиҗәләре буенча 72 мәктәпне тәмамлаганнар һәм студентлар конкурсны узып, бакалавриат программасы буенча 1 курста укый башлау уңышына иреште, 185 студент – 3 курста укый башлады.
Тагын 95 яшь ИТ-белгеч Иннополис Университетында магистратурада укый башалды. Югары технологияләр шәһәренә Россиянең 45 регионыннан һәм 10 чит илдән укырга килделәр.
Тулырак мәгълүмат өчен: http://university.innopolis.ru/news/detail.php?ELEMENT_ID=11121