«Кадрлар» системасы дәүләт хезмәткәрләре квалификациясен арттыру буенча түгәрәк өстәлдә тәкъдим ителде

2015 елның 16 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре “Дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә персонал белән идарә итү” программасы буенча квалификация арттыру курсларында катнашты.

Чара Казан Федераль Университетының  дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә узды.

Түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль граждан хезмәте кадрлар составы бердәм мәгълүмати системасы функционалы да яктыртылды.

 Исегезгә төшерәбез, “Кадрлар” проекты Бөтенроссиякүләм «ПРОФ-IT 2015» конкурсында икенче урын алды. Конкурста Россия Федерациясенең 85 субъектыннан 170 проект катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International