2015 елның 12-16 октябрь көннәрендә Татарстанда Санкт-Петербург делегациясе эш сәфәрендә. Делегацияне мәгариф комитеты рәисе урынбасары Ирина Асланян җитәкли.
Бүген делегация Казан ИТ-паркында булды. Кунакларга Тататарстан Республикасы мәгариф системасы турында тәфсилләбрәк сөйләделәр. Визит ахырында кунакларга ИТ-парк буенча экскурсия үткәрелде.
Кунаклар Татарстанның электрон мәгариф өлкәсендә проектларын уңай бәяләде һәм киләчәктә уңышлар теләде.