Казанда Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән китапханә эше белгечләре тәҗрибә, мәгълүмат алмаша. Бүген “Корстон” комплексында “Милли китапханәләр: үткәне һәм бүгенгесе” исемле өч көнлек халыкара фәнни-гамәли конференция ачылды. Конференция ТР Милли китапханәсенең 150 еллык юбилеена багышланган.
ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм ТР мәгълүмати технологияләр үзәге исеменнән юбилярларны ТР мәгълүмати технологияләр үзәге башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова сәламләде.
Ул ТР Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншинага ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгыннан һәм Роман Шәйхетдинов исеменнән котлау сүзләрен әйтеп, “ТР милли электрон китапханә” дәүләт мәгълүмати системасын булдыру өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.