Бүген Татарстан Республикасы мәгълүамтлаштыру һәм элемтә министрлыгында “Өскә!” республикакүләм конкурсының сайлап алу этабы узды. ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының беренче урынбасары Юрий Багров конкурсның катнашучыларын сәламләде, һәм Министрлык эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук республика территориясендәге ИТ-разработкалар кертүне аңлатты.
Конкурста катнашучылар арасында ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлында стажировка үтәргә теләүчеләр бар. Алар яшьләр арасында ИТ өлкә белән бәйле конкурслар, яңа мобиль кушымталар булдыру, мобиль кушымталар архивы эшләү һәм башка кызыклы тәкъдимнәр җиткерделәр.
“Өскә!” республикакүләм конкурсында катнашуга 42 кеше сайланып алынган. Конкурста канатшучыларның 34е студент һәм 8е эшләүчеләр.