Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумының 2015/2016 уку елына кабул итү эшчәнлеге нәтиҗәләре ясалды.
Барлыгы техникумга бюджет укырга 1056 гариза килгән. Бу уртача бер урынга 4,6 кеше дигән сүз. Барлыгы 594 абитуриент укырга кергән, аларның 230ы – бюджет урыннарда, 264 кеше түләүле рәвештә укыячак.
Иң популяр юнәлешләр арасында:
“Компьютер системаларына программалаштыру” – бер урынга 6,1 кеше,
“Радиоэлемтә һәм телевидение” – бер урынга 4,75 кеше.