2015 елның 17-23 октябрь көннәрендә “Байтик” компьютер лагерендә 7-11 сыйныф укучылары өчен C#та программалаштыру буенча смена узачак.
Әлеге смена ИТ-парк белән берлектә «IT-Jump» республикакүләм проект кысаларында үткәрелә.
Һәрбер смена һәр команданың (2-5 кеше) үз проекты өстендә эшләүләрен күзаллый. 6 көн эчендә укучыларны программалаштыру, дизайн, маркетинг һәм менеджмент серләренә өйрәтәчәкләр.
Иң яхшы командалар декабрьдә ИТ-паркта «IT-Jump» фестивалендә катнашачак.