Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы балалар бакчаларында коррупциягә каршы эксперт төркем эчендә Аксубай муниципаль районы балалар бакчасында тикшеренүдә булды.
Балаларны балалар бакчасына кертүдә җитешсезлекләр табылмады. Ләкин алар арасында 17,3% әти-әниләр генә балалар бакчасына гаризане электрон рәвештә биргән. Республика буенча бу күрсәткеч уртача 53,5% тәшкил итә.
Аксубай районы буенча 9 ай эчендә 561 гариза бирелгән, аларның 97че ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша.