AppStore һәм PlayМаркет кибетләрендә “ТР хезмәтләр” («Услуги РТ») мобиль кушымтасының яңа версиясе йөкләнде.
Яңа версиядә кушымтаның интерфейсы концепциясе үзгәртелгән. Кушымтада иң популяр хезмәтләр кертәлгән. Алар арасында юл кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар түләү, торак-коммуналь хезмәтләрен түләү, табибка чиратка язылу, балалар бакчасы хезмәтләре өчен түләү, мәктәп баласының билгеләрен карау һәм башкалар.