Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ТР мәгълүмати технологияләр үзәге белән берлектә “ТР электрон мәгариф” мәгълүмати системасында актив эшчәнлек өчен педагогларны бүләкләү турында карар кылды.
Мактаулы грамоталар белән 26 муниципаль районнан 56 педагог бүләкләнәчәк. Алар электрон мәгариф системасында иң яхшы методик җәмгыять һәм виртуаль факультативлар авторлары.