Иннополис Университеты алдындагы мәктәп директоры Россиянең ТОП-30 директорлары арасында

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

Марат Рамазанов «Мәктәп директоры – 2015» бәйгесенең финалына чыкты.

Бу елны «Мәктәп директоры» чарасында Россиянең барлык регионнарыннан 619 мәктәп директорлары катнаша. Бәйгенең беренче этабында жюри 30 иң яхшы директорларны сайлап алды. Алар арасында Иннополис Университеты алдындагы мәктәп директоры Марат Рамазанов та бар.

Финалистларның бәйгенең тагын бер этабы көтә, ул Мәскәүдә 23-25 ноябрь көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International