Декабрьгә кадәр Татарстандан беренче балалар технопаркы эшли башлаячак

2015 елның 5 октябре, дүшәмбе

“ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова Россиядә балалар өчен технопарклар булдыру турында сөйләшүдә катнашты.

Бүген Мәскәүдә стратегик инициативалар агентлыгында балалар өчен технопарклар проектларын тәкъдим итү чарасы узды. Әлеге проект кысаларында илдә балалар технопарклары ачылачак, шул исәптән Татарстан Республикасында да.

Татарстанда беренче балалар технопаркы Яр Чаллы шәһәре ИТ-паркында ачылачак. Агымдагы елның 1 декабренә 600дән артык бала виртуаль ступниклар, реаль коптерлар, робототехника, программалаштыру белән шөгыльләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International