Иннополис университетына яңа директор билгеләнде. ИТ-вузны Кирилл Семенихин - Microsoftның Россиядәге төбәк директоры, Директорлар советы әгъзасы җитәкләде, ул әлеге компаниядә 11 ел эшләгән.
Ул әлеге вазифада оешкан көннән алып уку йортын җитәкләгән һәм хәзер вузның күзәтү советы әгъзасы булган Дмитрий Кондратьевны алмаштырды. Аңа Университет директоры сыйфатында административ-хуҗалык өлешен үстерү белән беррәттән, вузның иганәчеләре һәм партнерлары белән дә эшләргә туры киләчәк.
Директор вакансиясенә конкурс ачылу 9 сентябрь көнне игълан ителгән, 12 көндә 20дән артык гариза алынган. Аттестация комиссиясе ике кандидатны сайлап алган. Алар вузның стратегиясен һәм өч еллык эш планын әзерләгән. Яңа директор кандидатурасы 25 сентябрьдә күзәтү советы утырышында тавыш бирү нәтиҗәсе буенча гамәлгә куючы тарафыннан расланган.