Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында өлкәнең ветераннары белән очрашу узды.
Роман Шәйхетдинов ветераннарның өлкә үсешенә керткән хезмәте өчен рәхмәт белдерде.
Өлкәннәре көненә багышланган чарада Татарстан Республикасының беренче элемтә министры Ринат Җәләлов та катнашты. Ул министрлыкны 1993-2005 елларда җитәкләгән. Бүгенге көндә ул мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының җәмгыят оветы рәисе булып тора.
Казанның мәгълүмати технологияләре һәм элемтә техникумы студентлары ветераннар өчен бәйрәм концерты оештырдылар, ә “Таттелеком” эре операторы бәйрәм сувенирларын тапшырды.