2015 елның 1 октябрендә Казанның 420000нче почта элемтәсе бүлекчәсендә (Кремль урамы, 8нче йорт) футбол буенча дөнья чемпионатына багышлап чыгарылган почта конверты һәм маркасы тантаналы рәвештә рәсми әйләнешкә кертелү чарасы узачак.
Почта түләү билгеләрен бу рәвешле махсус әйләнешкә кертеп җибәрү шулай ук Мәскәү, санкт-Петербург, Калининград, Түбән Новгоров, Ростов-на-Дону, Самара, Саранск, Сочи, Волгоград һәм Екатеренбург шәһәрләрендә уздырылачак.