Бүген Казанда РФ федераль миграцион хезмәтенең яңа бинасы ачылу тантанасы узды. Чарада хезмәтнең җитәкчесе Константин Ромодановский һәм Татарстанның Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаштылар.
4 этажлы бина Миль урамы, 63а адресы буенча урнашкан. Бина 7 мең кв.метр урын алып тора.
ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Татарстанның электрон хөкүмәт эшчәнлеген тәкъдим итте.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы буенча 54 Федераль миграцион хезмәт бүлекләренең 16сы электрон чират системасы белән тәэмин ителгән.
ТР дәүләт хезмәтләр Порталы аша иске һәм яңа образецтагы чит ил паспортын һәм Россия гражданины паспортын эшләүгә гариза биреп була.