Кичә кич Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән Словения Республикасы Хөкүмәте арасында икътисад, фән һәм технологияләр, әйләнә-тирә табигый мохитне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү буенча меморандум имзаланды. Документка ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец имза салды.
Бу чарада РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Словения Республикасы делегациясе вәкилләре һ.б. катнашты.
Карл Эрьявец журналистларга белдергәнчә, Россия белән Словения арасында дустанә мөнәсәбәтләр һәм меморандум имзалау моны тагын бер раслый һәм хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләр тудыра.
"Без, гомумән, Россия төбәкләре белән хезмәттәшлекне үстерергә телибез һәм Словения компаниясе өчен Татарстанда зур мөмкинлекләр бар. Безнең өчен мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр булуын күрәбез, алардан файдаланырга телибез", - диде ул.
Үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан - Россиянең әйдәп баручы субъектларының берсе, илләр арасында хезмәттәшлек перспективаларын күрсәтергә тиеш, дип билгеләп үтте.
"Россия белән Словения мөнәсәбәтләре өчен мөмкинлекләр зур. Татарстан Словения белән күптән яхшы мөнәсәбәтләрдә. Россия - Словения Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы Казанда узуы - истәлекле вакыйга", - диде ул.
Татарстан белән Словениягә мәдәният, мәгариф, туризм һәм спорт өлкәсендә элемтәләрне ныгыту зарур. Бу хакта кичә кич Казан Кремлендә ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары, тышкы эшләр министры Карл Эрьявец белән очрашуда белдерде.
Рөстәм Миңнеханов Карл Эрьявецка һәм Россия элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка Казанда Россия - Словения Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Хөкүмәтара комиссия XII утырышын үткәрүләре өчен һәм, шулай ук, ил җитәкчелегенә Россия белән Словения арасындагы уңай мөнәсәбәтләр һәм Татарстан өчен бу элемтәләрдә актив катнашу мөмкинлеге тудырган өчен рәхмәт белдерде.
"Хөкүмәтара комиссия утырышын үткәрү безнең мөнәсәбәтләр дәрәҗәсен сизелерлек үзгәртергә тиеш, моның өчен барлык шартлар да бар. Бу мәйданчыкны элемтәләрне җайга салу өчен кулланырга тырышачакбыз", - диде ул һәм имзаланган хезмәттәшлек турындагы меморандум уртак эшне активлаштыра, дип өстәде.
Шул ук вакытта ул республикалар арасында элемтәләр җайга салынган, әмма хезмәттәшлек өчен мөмкинлекләр күбрәк, дип белдерде. Аерым алганда, машина төзелеше, автокомпонентлар җитештерү, агросәнәгать, төзелеш, энергия саклау, азык-төлек, сәламәтлек саклау, фармацевтика һ.б. "Мондый юнәлешләрне күп атарга була һәм алар барысы да перспективалы. Шул ук вакытта мәдәният, мәгариф, туризм, әлбәттә, спорт өлкәләрендә дә элемтәләрне ныгыту зарур. Татарстанда спорт объектлары күп, без халыкара спорт ярышлары үткәрдек һәм якындагы елларда да ярышлар көтелә", - дип ассызыклады Р.Миңнеханов.
Рөстәм Миңнеханов Словениягә декабрьдәге визитында нәтиҗәле очрашулар узды, шул исәптән Словения компанияләре вәкилләре белән, дип искәртте.
Үз чиратында, Карл Эрьявец Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты сайлауларында тавыш бирүнең искиткеч нәтиҗәләре белән котлады һәм Хөкүмәтара комиссия утырышын Казанда үткәрү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
"Декабрьдә Татарстан вәкилләрен кабул иттек, алар төбәктәге мәдәни һәм икътисадый мөмкинлекләрне тәкъдим итте. Словения компанияләр Татарстанда авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау һәм башка тармакларда эшли. Комиссия эше кысаларында бу хакта җентекләп сөйләшә алырбыз дип уйлыйм", - диде ул.
Ул шулай ук хезмәтттәшлек турындагы меморандум икътисад өлкәсендә генә түгел, ә мәдәният, фән, мәгариф, студентлар һәм профессор-укытучылар алмашу буенча да хезмәттәшлекне үстерү өчен нигез салды, дип өстәде ул.
Россия һәм Словения арасында товар әйләнеше күләменең кимүе күзәтелә. Шулай да әлеге ике дәүләт әле берничә ел элек кенә ирешелгән 2 млрд доллар күләмендәге үзара товар әйләнеше дәрәҗәсен кайтарырга омтыла. Бу хакта бүген Казан ратушасында узган сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Словения Хөкүмәтара комиссиясенең XII утырышының пленар утырышында сүз барды.
Утырышта Хөкүмәтара комиссиянең Россия ягы белән РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров җитәкчелек итте, Словения делегациясе белән – Словения Республикасы Хөкүмәте рәисе урынбасары – Словениянең тышкы эшләр министры Карл Эрьявец. Утырышта, шулай ук, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов катнашты.
Николай Никифоров утырышны ачып җибәреп, Словениянең Россия өчен Балканда төп икътисади партнер булуын билгеләп узды. “Без 2013 нче елда рекордка тиң 2 млрд доллар күләмендәге товар әйләнешенә ирешкән идек. Хәзер кимү күзәтелә, яңа проектларны гамәлгә ашыру һәм ирешелгән күрсәткечкә әйләнеп кайту өчен, кулдан килгәнчә тырышырга тиешбез”, - дип белдерде Н. Никифоров. Ул төрле өлкәләрдә Россия һәм Словения компанияләренең үсеш перспективалары зур булуын ассызыклады һәм ике ил арасында килешү, меморандумнар имзаланачагын хәбәр итте. “Бүгенге утырыш алга таба үзара хезмәттәшлеккә импульс бирер дип ышанам”, - дип белдерде Никифоров.
Словениянең тышкы эшләр министры Карл Эрьявец 12 нче утырышны Казанда үткәрү тәкъдиме һәм Татарстанның кунакчыллыгы өчен рәхмәтен җиткерде. Ул Татарстан белән үзара хезмәттәшлеккә кызыксыну зур булуын билгеләп үтте. Ике ил арасында товар әйләнеше күләме кимүен шәрехләп, Карл Эрьявец тыгыз эшчәнлек элеккеге күрсәткечкә кайтырга, аны 2 млрд долларга җиткерергә ярдәм итәр дигән ышанычын белдерде. “Словения предприятиеләре Россияне перспективалы базар буларак бәяли. Комиссия утырышы үзара багланышларга уңай этәргеч булып, тискәре трендларны җиңәргә булышыр дип уйлыйм. Словения ягы Россия бизнесменнары тыныч кына бизнесын үстерә алсын өчен барысын да эшләячәк. Үз чиратында, Россия Федерациясе безгә урта Азия илләренә чыгу юлын тәэмин итә алыр иде. Киләчәктә эш барышында туган проблемаларны вакытында һәм төгәл хәл итү турында килештек. Өченче базарларга бергә чыгу өчен, юл картасын төзү турында сөйләштек”, - дип белдерде Словениянең тышкы эшләр министры чыгышында. Карл Эрьявец әйтүенчә, аны ил күләмендә халык өчен файдалы булган бик күп проектлар гамәлгә ашырылуы гаҗәпләндергән.
Россиянең Словениядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Доку Завгаев Татарстанның барлык өлкәләрдә олы потенциалга ия булуын ассызыклады. Ул Татарстан белән үзара хезмәттәшлеккә кызыксыну зур булуын билгеләп узды. “Минемчә, ике илгә дә, вакыт югалтмыйча, нәкъ менә Татарстан белән багланышларны ныгыту турында уйларга кирәк. Илче Словениядә предприятиеләр үсеше өчен шартлар начарланганын, дөнья базарында углеводородларга бәя түбәнәюен, шушы алшартларның Россиядән туристлар агымы кимүенә йогынты ясавын шәрехләп узды. “Безгә ике илнең дә кече бизнесын сәүдә-икътисади хезмәттәшлеккә җәлеп итү механизмын уйларга кирәк”, - дип белдерде Доку Завгаев.
Словениянең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Примож Шелиго, Хөкүмәтара комиссия утырышын оештырган өчен, Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен ирештерде. “Мин гел әйтеп киләм: төбәкләрнең мөмкинлекләрен дә өйрәнергә кирәк, - диде ул. Аның әйтүенчә, соңгы елларда предприятиеләр өчен шартлар начарайды. Бу Россиянең Евросоюз белән мөнәсәбәтләре белән бәйле. “Углеводородларга бәяләр төшү туристлар агымында да чагылыш тапты. Россиядән туристлар килүе 40 процентка кимеде. Алга таба бу вәзгыять үзгәрер дип ышанам. Ике илчелек тә үзара үсеш мөмкинлекләрен киңәйтү юлларын эзли”, - диде илче.
Примож Шелиго ассызыклаганча, төбәкләр белән хезмәттәшлек буенча перспективаларны көчәйтергә кирәк. “Без Словения бизнесменнарына теләктәшлек күрсәтәбез. Россия бизнесменнарына да ярдәм итәргә телибез”, - диде ул.