Бүген Казанда Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә FINNOPOLIS-2015 инновацион финанс технологияләренең беренче Казан форумы ачылды. Аның эшендә Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, "Россия Саклык банкы"/"Сбербанк России" ААҖ идарә рәисе Герман Греф, Россия һәм халыкара финанс секторы һәм IT-тармак белгечләре һәм башкалар катнаша.
Форумны Россия Банкы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештырган. Форумның максаты - Россия Федерациясенең финанс секторында яңа буын мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү.
Пленар утырышка кадәр рәсми затлар финанс базары дигитализациясенә багышланган стартаплар тәкъдим ителгән күргәзмәне карап чыкты. Ике көн эшләячәк форумда хакимият һәм бизнесның финанс секторында мәгълүмати технологияләрне гамәлгә кертү перспектиаларына карашы, мәгълүти технологияләрне үстерү өлкәсендә дөньякүләм трендлар, Россия Банкының перспективалы түләү системасы дизайны һәм сервислары, клиентларның кредит һәм башка рискларына бәя бирү максатында финанс секторы предприятиеләре өчен Хөкүмәт мәгълүматларының on-line ачыклыгын тәэмин итү кебек темалар күтәреләчәк.
"Россия Саклык банкы"/"Сбербанк России" ААҖ идарә рәисе Герман Греф Россиядә криптовалюталарны тыюга каршы булуын белдерде. Бу фикерен ул Finnopolis-2015 форумы кысаларында әйтте. "Финанс базарлары дигитализациясе: киләчәккә караш" (Россиядә дәүләтнең инновацион финанс технологияләре үсешенә карашы) темасына пленар дискуссиядә әйтте.
Пленар дискуссиядә Россия банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия һәм халыкара финанс секторы һәм IT-тармак белгечләре һәм башкалар катнашты. "Бу өлкәдә професионаллар буларак шуны әйтә алам: безнең карашка, аларны тыю кирәкми", - дип белдерде Греф. Моңа кадәр РФ Финанс министрлыгында нормаль валютага алмаштырып була торган криптовалюталарны куллану җинаять юлы белән кергән табышны үзләштерүгә каршы көрәштә, салымнан качу мәсьәләсендә куркыныч тудыра дип белдергәннәр иде.
Америка Кушма Штатлары Федераль резерв системасының ставка буенча карары Россия Федерациясе финанс базарына йогынты ясамый калмаска мөмкин. Бу хакта бүген Казанда инноваион финанс технологияләр форумыннан соң журналистларга Үзәк банк рәисе Эльвира Нәбиуллина билгеләп узды.
Аның фикеренчә, ставкалар артуы турындагы карар күптән көтелгән, инвесторлар ставка арту рискларын үзләренең инвестицион карарларына һәм активлар кыйммәтенә салып куйды. Эльвира Нәбиуллина белдергәнчә, Федераль резерв системасы карары фонында Россия икътисадының финанс тотрыклылыгы өчен рисклар туа калган очракта, Үзәк банкның вәзгыятькә тыкшынуы ихтимал.
“Әлбәттә, бу җитди карар, әгәр ул чынга аша калса, Федераль резерв системасы ставкасы артуы финанс базарларында волатильлектә (бәя үзгәрүе) чагылыш табарга мөмкин. Моңа әзер булырга кирәк. Финанс базарларында бәянең артык тибрәлешен көтмибез, шулай да, әгәр бу волатильлек Россиянең финанс тотрыклылыгы өчен алшартлар тудырса, без кирәкле чараларны күрергә әзер. Мондый чаралар җыелмасы бездә бар”, - дип белдерде Э. Нәбиуллина.
Шулай ук бүген РФ Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина һәм РФ элемтә һәм гаммәви коммуникацияләр министры Николай Никифоров Татарстанның Югары Ослан районындагы Иннополис шәһәрендә булдылар.
Эльвира Нәбиуллина шәһәр инфраструктурасының үзәк объектын - технопаркны караганда шәһәр төзелеше тарихы белән танышты. Аңа шәһәрнең макетын күрсәттеләр һәм Иннополис эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләделәр.
Россия банкы рәисен Иннополисны төзүгә кертелгән инвестицияләр мәсьәләсе кызыксындырды. Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, бу проектка кертелгән акчаның гомуми күләме 15 млрд сум тәшкил итә.
Аннары кунаклар “Иннополис” университетына юнәлделәр. Уку йортында Эльвира Нәбиуллина уку биналарын карады, белем бирү программалары белән кызыксынды.
Ул Татарстанның заманча IТ-технологияләр үсешендә ирешкән нәтиҗәләреннән кәнәгать калды һәм киләчәктә дә бу тармак үсешендә уңышлар теләде.