ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “Өйләнешүгә гариза бирү” хезмәте белән кулланучы- районнар рейтингын төзеде

2015 елның 1 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре “Өйләнешүгә гариза бирү” электрон хезмәте буенча рейтинг төзеде.

Әлеге хезмәт ТР дәүләт хезмәтләр Порталында 2011 елның декабрендә булдырылды. Ай саен Татарстан яшәүчеләре гаилә теркәр өчен 3,4 мең гариза бирә, аларның 93% электрон рәвештә бирелә.

Татарстан районнары арасында әлеге гаризане 100% электрон рәвештә бирүче районнар да бар. Алар арасында Чистай муниципаль районы һәм Казан шәһәренең Идел буе районы. Икенче урында Әлмәт районы – 99,49%, өченче урында Кукмара районы 99,46%. Рейтингта шулай ул Азнакай районы – 99,43% да бар. Рейтингның ахырындагы районнар: Әтнә (67,65%), Лаеш (61,54%) һәм Балык бистәсе (58,8%) районнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International