Бүген Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында 2015\2016 уку елына мәгълүмати технологияләр өлкәсендә уку өчен грант тәкъдим итү буенча конкурс комиссиясе утырышы узды.
Комиссия составына министрлык, ИТ-компанияләр, КФУ вәкилләре керә.
Комиссия утырышы нәтиҗәсендә 50 кеше 2015/2016 уку елына КФУның ИТИС Югары мәктәбендә грант нигезендә укырга юнәлтелгән.