ИТ-парктагы Acronis филиалы зур күләмле мәгълүматлар саклау технологияләре белән шөгыльләнәчәк

2015 елның 28 августы, җомга

Мәгълүматны яклау өлкәсендә дөнья лидеры – Acronis компаниясе Татарстанда офис ачты. Компания югары технологияләр өлкәсендәге технопарк ИТ-паркта 2015 елның 17 августында ачылды.

Яна офис ачылу ниятеннән матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнашты. “Бүген Acronis компаниясе “Иннополис” махсус икътисади зона белән килешү төзиячәк. Иннополиста тикшеренүләр үзәге булдырылачак”, - дип белдерде ул.

Яңа офиста югары квалификацияле инженерлар җыелачак, киләчәктә аларның саны 50 кешегә кадәр күбәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International