ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Югары Ослан муниципаль районында тантаналы рәвештә портфельләр тарафу чарасында катнашты.
Чарда шулай ук Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зыятдинов һәм ТР дәүләт Советы депутаты Хәлил Гыйниятов катнаштылар.
Бу акция кысаларында ярдәм, беренче сыйныфка керергә җыенучы сабыйлардан тыш, аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, инвалид ата-аналар белән яшәүче физик мөмкинлекләре чикле 2-11нче сыйныф укучыларына да күрсәтелә. Мәктәп букчасы комплекты составы традицион булып кала бирә: бу канцелярия товарлары, дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем сәнгате дәресләре өчен җыелма, мәктәп формасы комплектлары.