ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатының ИТ-инфраструктура эшенә нәтиҗә ясадылар

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Казанда XVI су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм “Мастерс” категориясе буенча су спорт төрләре тәмамланды.

Чемпионат өчен заманча телекоммуникацион хезмәтләр белән сервислар, чыбыклы һәм чыбыксыз Интернет челтәре, телефон элемтәсе һәм цифралы телевидение хезмәте, мобиль элемтә хезмәте югары дәрәҗәдә булдырылды.

“ТатнефтьАрена” спорт сараенда кесә телефоны элемтәсе операторлары Чемпионатның ачылыш тантанасында 8 мең абонент фиксацияләгән, ябылу тантанасында – 7 меңнән артык.

Чемпионат кысаларында 40,3 мең катнашучы анкетасы булдырылган, 55,9 мең аккредитацион бейджлар, шул исәптән аларның 6 меңе вакытлыча бейджлар булдырылган. Чемпионат барышында 336,4 мең тамашачы СКУД аша узган һәм 673,5 СКУД аккредитациясе аша узган.

2015 елның 24 июль  9 август көннәрендә Казанда 16нчы су спорт төрләре дөнья чемпионатына 356 мең билет сатылган. Аларның 270 мең билеты электрон рәвештә сатылган: ticketkazan2015.com, ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша, “ТР хезмәтләр” мобиль кушымтасы һәм инфоматлар аша сатылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International