«Халык контроле» балалар бакчасын ремонтау һәм төзекләндерү проблемаларын хәл итә

2015 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Көз айлары якынаю белән Татарстан халкы балалар бакчасы хәлләре белән борчыла башлады. “Халык контроле” Татарстан Республикасы дәүләт мәгълүмати системасында Татарстан яшәүчеләре балалар бакчасына ремонт һәм төзекләндерү кирәклеге турында гаризә бирә ала.

1.06.2015 - 19.08.2015 аралыгында “Халык контроле” системасында “Балалар бакчасы” категориясендә 75 гаризә бастырылган. Аларның 38 хәл ителгән, 10ы буенча эшләр алып барыла, 27се буенча “мотивлаштырылган кире кагу” статусы өстәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International