Татарстанның ИТ-потенциалын Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьевка күрсәттеләр

2015 елның 14 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев белән очрашты.

Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.

Очрашу алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Андрей Воробьев Татарстан Республикасы белән Мәскәү өлкәсе арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы килешү имзаладылар.

Регионнар арасында тәҗрибә алмашу – бик кызыклы, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, инновацион үсеш мәсьәләләре буенча да, уңайлы инвестицион тирәлек тудыру мәсьәләләре буенча да. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанның махсус икътисадый зоналар, индустриаль парклар булдыру һәм ИТ өлкәсендә тәҗрибәсе бар. Мәскәү өлкәсе - Россиянең тарихи яктан танылган фәнни-мәгариф үзәге, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Казан ИТ-паркында кунакка электрон хезмәтләр, "Халык контроле", Халык инспекторы", "ГЛОНАС+112" проектларын күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International