22 август сәгать 11дә “Innopolis” спорт комплексында зур “Фитнес Fest” узачак. Фестивальдә Иннополис, Казан, Яшел Үзән, шулай ук якын-тирәдәге авыл халкы катнаша ала.
Бәйрәм кунаклары өчен команда квесты, мастер-класслар һәм заманча фитнес-юнәлешләр буенча воркшоп әзерләнгән. Фестиваль катнашучылары иң текә биюләргә кушыла һәм иң заманча тренажер залына керә алачаклар.
Теләге булган кешеләр “Хезмәткә һәм оборонага әзер!” (ГТО) физкультура комплексы нормаларын тапшыра алачаклар. Катнашучыларны призлар, бүләкләр, бәйрәм фуршеты һәм торт көтә. Яшь катнашучылар өчен оештыручылар күңелле бәйгеләр һәм ярышлар әзерләгән.
Оештыручылар үзең белән спорт киеме, аяк киеме һәм яхшы кәеф алып килергә киңәш итәләр.