Нәниләрне балалар бакчасына электрон чиратка бастыру буенча Кукмара районы алдынгылар рәтендә. Биредә яшәүче яшь әти-әниләрнең күпчелеге район мәгариф идарәсенә юлны онытып, заманча эш итә. Тәрбия учагына хисапка басу гаризаларының 81,9 проценты интернет аша тапшырылган.
Мәгълүм булганча, демографик вәзгыять өлкәсендәге уңай үзгәрешләр белән бергә, нәниләрне балалар бакчасына чиратка урнаштыруда бигрәк тә зур кыенлыклар туган иде. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә урыннар кытлыгы ришвәтчелек, танышлык аша урнашу кебек күренешләрне бермә-бер арттырды. Берничә ел элек республикабызда гамәлгә кертелгән “Электрон балалар бакчасы” системасы исә бу шартларда иң уңышлы һәм иң кирәкле проектларның берсе булды.
Вакытны янга калдыру ягыннан да бу башлангыч әти-әниләргә бик кулай булды. Район мәгариф идарәсе аша чиратка баскан вакытлар инде онытыла бара. Әле күптән түгел генә озын-озак чиратлар торып, гариза язу, аннары балаңа урын даулап йөрү таләп ителә иде. Әмма яңа технологияләр әти-әниләрне бу газаптан да азат итте.
2011 елның мартыннан балалар бакчасына электрон чират республиканың барлык районнарында да кулланыла башлады. Әлеге проектның төп максаты - әйткәнебезчә, бу системаның ачыклыгын тәэмин итү. Һәр ата-ана бу порталга кереп, үзләренең чираты белән даими танышып бара ала. Электрон системаның уңайлылыгын ата-аналар бик тиз тоеп алды. Бүген Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында бу хезмәт иң популярлардан санала.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы балалар бакчасына электрон чиратка бастыру системасының популярлыгы рейтингын төзегән. Мәгълүматлар барлык муниципаль районнар буенча агымдагы елның II кварталы өчен тупланган.
Рейтинг лидеры - Кукмара муниципаль районы. Биредә 81,9 процент электрон гариза бирелгән. Икенче урынны Чаллы һәм Менделеевск районы бүлә. Аларда интернет аша тапшырылган гаризалар 69 процент тәшкил итә. Өченче урында әз генә калышып – 68 процент – Казан урнашкан.
Рейтинг аутсайдеры - Кайбыч районы. Биредәге күрсәткеч бары 5 процент кына тәшкил итә, Апас районында да электрон технологияләрне үз итеп бетермиләр ахры – 6 процент электрон гариза тапшырылган. Мамадыш һәм Балык Бистәсендә дә күрсәткечләр бик түбән.
Тулаем алганда, агымдагы елның II кварталында республикада балалар бакчасына чиратка 21 мең 111 бала яздырылган. Шуларның 11мең 584-е, ягъни 54,9 проценты Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр һәм Россия Федерациясе бердәм дәүләт порталы аша тапшырылган.