Казанда пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионаты уздырылачак

2015 елның 12 августы, чәршәмбе

23-25 августта Казанда Универсиада авылында һәм IT-паркта пенсионерлар арасында компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионаты уздырыла. Быел чарада Россиянең 70тән артык төбәгеннән, шулай ук Абхазия, Беларусь, Бельгия, Польша, Словения һәм Финляндиядән өлкән буын вәкилләре катнашыр дип көтелә. Ел башыннан 15 августка кадәр Россия субъектларында үткәрелгән төбәк сайлап алу этапларында 3 меңнән артык кеше көч сынашкан. Төбәк турнирларында җиңү яулаган 150 пенсионер сынауны чемпионатның Казанда уздырылачак финал өлешендә дәвам иттерәчәк.

Бәйгенең федераль этабы “Россия пенсионерлар берлеге” гомумроссия иҗтимагый оешмасы үзәк идарәсе президиумы һәм ТР Хөкүмәте тарафыннан РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Россия Пенсия фонды ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Чемпионат шәхси һәм команда бәйгеләреннән гыйбарәт булачак. Катнашучыларның яше: ир-атлар 60 яшь һәм аннан да өлкәнрәк, хатын-кызлар 55 яшь һәм аннан да өлкәнрәк. Команда составына һәр төбәктән 2 кеше керә: ир-ат һәм хатын-кыз. Өстәвенә, аларның берсе компьютердан иркен файдаланучы, икенчесе өйрәнчек, әйтик, компьютер белеме курсларын яки 2014-2015 уку елында өченче яшь университетын тәмамлаучы булырга тиеш.

Чемпионат MS Office PowerPoint (өй эше), MS Office Word, “Яндекс” эзләү системасы белән һәм дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинетында эшләү номинацияләрендә уздырыла.

Өй эшеннән кала, барлык биремнәр 10 баллы шкала буенча бәяләнәчәк. 2 яки аннан да күбрәк катнашучы бер үк санда балл җыйган очракта, өстенлек өлкәнрәк катнашучыга биреләчәк. Җиңүчеләргә медальләр һәм кубоклар тапшыру күздә тотыла.

Татарстан башкаласы чемпионатны уздыру урыны буларак очраклы рәвештә сайланмаган: республика – пенсионерларны компьютер технологияләренә өйрәтү һәм аларны өлкән буын вәкилләре арасында популярлаштыру юнәлешендә эшчәнлек алып бара торган әйдәп баручы төбәкләрнең берсе. 2012 нче елдан башлап, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе белән Татарстанның барлык район һәм шәһәрләрендә мәшгульлек органнары тарафыннан “Интернет – озын гомерлелек” дигән проект тормышка ашырыла. Аның төп максаты – пенсионерларны дәүләт хезмәтләреннән электрон юл белән файдаланырга, җитәкчеләр белән дәүләт хакимияте органнарының интернет кабул итү бүлмәләре аша аралашырга өйрәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International