Татарстанда дәүләт электрон хезмәтләреннән файдаланучылар саны елдан-ел арта. Агымдагы елда гына да әлеге күрсәткеч узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 76 процентка (!) күбәйгән. Бу күрсәткеч буенча республика Россиядә беренче урынны тота.
Бу турыда Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының киңәйтелгән коллегия утырышында министр Роман Шәйхетдинов хәбәр итте. Чыннан да, республикада халыкның тормышын, көнкүрешен яхшырту максатыннан шактый зур эшләр башкарыла. Дәүләт электрон хезмәтләр порталын популярлаштыру һәм камилләштерү дә шушы максатны күздә тота. Портал халыкка төрле түләүләрне, гариза бирүләрне өйдән чыкмый гына башкару мөмкинлеге бирә.
Шунысы сөенечле: сайттан файдаланучылар саны көннән-көн арта. Баштарак халык порталда шәхси мәгълүматны кертү, түләүләр башкаруга шикләнеп караса, хәзер вәзгыять тамырдан үзгәргән.
Куркынычсызлык тәэмин ителгән
- 2015 елның беренче яртыеллыгында татарстанлыларга барлыгы 24,9 миллион электрон хезмәт күрсәтелде. Бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 76 процентка артыграк. Татарстанның дәүләт хезмәтләре порталы битләрен барлыгы 116,5 миллион тапкыр караганнар, сайтка керүчеләр саны исә 15 миллионнан артып китә. Иң мөһим күрсәткечләрнең берсе исә – электрон кабинетлар. Агымдагы елда аларның саны 33 процентка күбәйде, - дип сөйләде Роман Шәйхетдинов.
Түләүләргә килгәндә, 2015 елның беренче яртыеллыгында сайт аша түләнгән акчаларның гомуми күләме 2,4 миллиард сум булган. Аларның күбесе (89 проценты) банк картасы ярдәмендә башкарылган.
- Хәзерге вакытта халык сайтка кереп барлыгы 222 хезмәттән файдалана ала. Татарстанлылар арасында торак-коммуналь түләүләре, табибка язылу, ЮХИДИ штрафларын түләү һәм балалар бакчаларына электрон чират хезмәтләре аеруча популяр, - дип белдерде министр.
Әлбәттә, портал хезмәтләр күләме ягыннан гына түгел, ә куркынычсызлык ягыннан да камилләшә. Хәзерге вакытта интернет кулланучыларның банк карталары турындагы мәгълүмат серверда сакланмый. Электрон түләүләрне башкарганда махсус куркынычсызлык системасы кулланыла, ә түләү өчен махсус пароль кертү кирәк. Пароль исә һәр кулланучының телефон номерына килә. Бу система банк картасы турында мәгълүматларның җинаятьчеләр кулына эләгү мөмкинлеген тулысынча юкка чыгара.
Телефон номерыңны саклап кал
Билгеле булганча, 2013 елның декабреннән башлап, мобиль элемтә абонентлары операторларын алыштырганда, телефон номерларын саклап калу мөмкинлеге алды. Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Юрий Багров сүзләренә караганда, шушы вакыт эчендә абонентлардан барлыгы 55 мең гариза кергән. Нәтиҗәдә, 41 мең татарстанлы башка операторга күеп тә, “иске” номерын саклап калуга ирешкән.
- Бу – барлык гаризаларның 75 проценты тормышка ашырылган дигән сүз. Әйтергә кирәк, бездә бу күрсәткеч Россиянең гомуми күрсәткечләре белән чагыштырганда 5 процентка күбрәк, - дип ассызыклады министр урынбасары.
Россиядә исә халыктан номер саклап калуга бәйле рәвештә 2,2 миллион гариза алынган. Нәтиҗәдә, барлыгы 1,6 миллион номер бер оператордан икенчесенә тапшырылган.
Ләкин ни өчен бу эшчәнлекне 100 процентка тормышка ашырып булмый соң? Юий Багров сүзләренә караганда, беренче чиратта, бу кешеләрнең гариза тутырганда күпсанлы хаталар җибәрүе белән бәйле.
- Әгәр кешенең операторга бурычы җыелган булса, номерны шулай ук саклап калып булмаячак, - дип белдерде министр урынбасары.
Билгеле булганча, хәзер электрон хезмәтләр порталын Россия күләмендә дә популярлаштыру буенча эшчәнлек бара. Татарстан әлеге максатны тормышка ашыруда төбәкләргә ярдәм күрсәтергә әзер. “Электрон хезмәтләрдән илнең бер регионында гына файдаланып, башка төбәкләрне артта калдыру дөрес түгел. Шуңа күрә без аларга ярдәм итәчәкбез”, - ди Роман Шәйхетдинов.