15 июль көнне 12.00дә "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы "Халык инспекторы" проектын тормышка ашыруга багышланган матбугат конференциясе үткәрә.
Журналистларның сорауларына ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлашытру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Ибраһимов җавап бирәчәк.
Матбугат конференциясе кысаларында проектның агымдагы торышы һәм аны үстерүнең перспективалары хакында сөйләнәчәк.