Роман Шәйхетдинов StartUp Сабунтуй экспедициясендә иң яхшы стартап-батырларныы сәламләде

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

Шимбә көнне ИТ-паркның Чаллы мәйданында StartUp Сабунтуй 2015 экспедициясе финалы һәм DemoDay инвестицион сессиясе узды.

Россиядән, Төркиядән, Сербиядән һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренән ң яхшы проектлар авторларын ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сәламләде.

Бу елны StartUp Сабунтуй экспедициясе 15 шәһәрдә булды, 600 проект һәм 1500 катнашучыны җыйды. Эшкә 100дән артык экспертлар һәм инвесторлар җәлеп ителде.

Бу елны StartUp Сабунтуй географиясе киңәйтелде: Истамбул, Дубай һәм Белграң шәһәрләре кушылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International