Бүген ИТ-паркта Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре Philips компаниясе белән очрашты.
Киңәшмәдә ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры урынбасары Азат Мөбарәкшин катнаштылар.
Очрашу кысаларында сәламәтлек саклау өлкәсендә яңа технологияләр куллану турында фикер алыштылар.