Бүген Казанда урбанистик конференцияләренең «Иртәгә шәһәрләр һәм территорияләр: уңай үзгәрешләр инструментарие» икенче сериясе уза. Быел мондый чаралар Хабаровскта һәм Самарада узган инде. Казаннан соң шундый ук форумнар Новосибирск һәм Санкт-Петербургта узачак. Конференцияләр сериясе Мәскәү халыкар урбанистик форумы белән тәмамланачак, ул көз көннәрендә оештырылачак.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, республиканың башка шәһәрләре башлыклары, закон чыгару һәм башкарма хакимияте органнары, эшлекле даирәләр вәкилләре, урбанистика, шәһәр төзелеше, икътисад һәм социология өлкәсендә Россия һәм чит илләр экспертлары катнашты. Форумда шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов та катнаша.
Конференция экспертлар конгломераты – «Сколково» шәһәр тикшеренүләр хезмәттәшлекәге, Мәскәү сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәме белән Федераль проект финанславы үзәге тарафыннан уздырыла. Конференцияләрнең программ дирекциясе – «Стрелка» КБ. Икенче ел рәттән стратегик партнеры – «Банк Москвы» ААҖ.
Конференция кысаларында көн эчендә түбәндәге темалар буенча «Иҗтимагый инфраструктура: бюджет акчалары кытлыгы шартларында үсеш», «Иннополис: Россиядә беренче XXI гасыр шәһәре» «түгәрәк өстәлләре», шулай ук «Шәһәргә идарәдә гражданнарның катнашуы» темасына утырыш узачак.