Бүген Ханты-Мансийск шәһәрендә Бөтенроссиякүләм региональ мәгълүматлаштыру проектлары конкурсы «ПРОФ-IT» нәтиҗәләре ясалды.
«Татарстан Республикасы кадрлар хезмәте» проекты бәйгедә “Эчке автоматизацияләү системалары” номинациясендә икенче урын алды.
«IT авыл хуҗалыгы өлкәсендә» номинациясендә «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәгълүмати-аналитик системасы» шулай ук икенче урынга ия булды.
Исегезгә төшерәбез, кичә бәйгенең «IT мәгариф өлкәсендә» номинациясендә “Мәктәп картасы” беренче урынга ия булды.