Бүген Ханты-Мансийскийда региональ мәгълүматлаштыру проектлары III Бөтенроссиякүләм «ПРОФ-IT» конкурсының финал өлешенең беренче көне башланды.
Бу елны барлыгы конкурска 170 проект тәкъдим ителгән, аларның 36сы финалга узган.
«ПРОФ-IT» конкурсына Татарстаннан барлыгы 13 эш тәкъдим ителгән, аларның 3се финалга узган.
Финал өлешенең беренче көне нәтиҗәләре буенча Татарстан проекты “Мәктәп картасы” «IT мәгариф өлкәсендә» номинациясендә беренче урын алды. Проектны “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Татьяна Камалетдинова яклады.
Бәйгенең финал өлешенең икенче көнендә Татарстанның тагын ике проекты - «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы мәгълүмати-аналитик системасы» һәм «Татарстан Республикасы кадрлар хезмәте» - беренче урын көрәшәчәк.