Бүген казан ИТ-паркында КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм мәгълүмати системалар (ИТИС) Югары мәктәбе 38 чыгарылыш вәкилләре тантаналы рәвештә диплом алдылар.
Беренче булып чыгарылыш вәкилләренә КФУның ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьянов мөрәҗәгать итте.
Аннары тантанада ТР Премьер-министры – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул югары технологияләр белән тормышын бәйләргә теләгән кызлар һәм егетләр тормышта үз юлларын табуны теләде.
Ул кызыл дипломнар тапшырып, КФУның ИТИС Югары мәктәбе директоры Айрат Хәсьяновка QR-кодлар китабын бүләк итте.
Җыелучылар алдында шулай ук КФУның проректоры Рияз Минзәрипов та чыгып ясады