Кырым хакеры Татарстан Республикасы электрон хөкүмәте серверларына зыян китермәде

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

Күптән түгел массакүләм мгълүмат чараларында Кырым хакеры Александр Пуляев тирәсендәге суд процессы тәмамлану турында мәгълүмат абсылды. Мәгълүмати хәбәрдә шулай ул “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты аппараты серверларына зыян китерү” факты да искә алынган иде.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы әлеге мәгълүматны кире кагып, Татарстанның электрон хөкүмәт серверларына зыян килмәү турында хәбәр итә.

ТР хөкүмәте серверларына Кырым территориясеннән атакалар 2014 елның сентябрендә күзәтелде.Ләкин якланган системадан мәгълүмат алу хакер өчен уңышсыз тәмамлана.

Елына 14 млн артык хакер хөҗәмнәре күзәтелә. Ләкин әлегә аларның берсе дә уңышлы булганы юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International