Июньдә балалар бакчаларына 9 меңнән артык гаилә юлланма алган

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмат системасында республика балалар бакчаларына 9 мең 334 юллама каралган.
Шулай итеп, 9 меңнән артык ата-ана ТР дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетларына кереп “Мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән” дигән статусны күрә ала. Сайланган балалар бакчасына кирәкле документларны әзерли башлау зарур.
Документларны 30 көн дәвамында тапшырырга кирәк.
Искәртеп үтик, республикада балаларны мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә массакүләү билгеләү 31 августка кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International