2015 елның II кварталында «Халык инспекторы» системасына 13 меңнән артык гариза бирелгән

2015 елның 1 июле, чәршәмбе

2015 елның II кварталында «Халык инспекторы» системасына 13 008 гариза килгән. Бу I квартал күрсәткечләре (5 150 гариза) белән чагыштырганда 2 мәртәбә күбрәк.

Гаризалар саны үсү яз һәм җәй айларында машина кую урыннары проблемалары күбәю белән бәйле.

 II кварталда 13 235 гариза (тулаем алганда) хәл ителгән. Хәзерге вакытта 5 863 гариза буенча эшләр алып барыла.

Исегезгә төшерәбез, “Халык инспекторы” системасы 2014 елның 8 ноябрендә эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International