Татарстанда Яшь геологларның II республика басу олимпиадасы ачылды

2015 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда «Заречье» балаларны савыктыру лагерендә Яшь геологларның II республика басу олимпиадасы тантаналы рәвештә ачылды. Чараның төп кунагы Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, “Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар катнашты.

Чара басу олимпиадасында катнашучыларның бәйрәм маршыннан башланды. Тантаналы линейкада Татарстан Республикасы, Кырым Республикасы Бахчасарай районынан һәм Казахстаннан 30 команда вәкилләре төлезеп басты.

Геолог һөнәре өчен кирәкле күнекмәләрне мәктәптә үк формалаштырырга кирәк, дип ассызыклады сәламләү сүзендә Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, яшь геологларның массакүләм хәрәкәтен яңадан торгызу республика тормышында иң мөһим карарларның берсе булды. «Ышанам ки, бүген нефть компанияләре белән берлектә уздырылган эшебез бик күп югары дәрәҗәдәге белгечләрне әлеге тармакка җәлеп итәргә ярдәм итте. Без Татарстан Республикасы территориясе белән чикләнмичә, бөтен юнәлешләр һәм тиешле күнекмәләрсез табып һәм эшкәртеп булмый торган файдалы казылмалар буенча эшләргә тиеш», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Республикада кирәкле мәгариф системасы көйләнгән, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. «Бездә 200 еллык тарихы булган искиткеч университет, нефть компанияләрендә бик әйбәт мәктәпләр бар, - дип әйтте ул. – Гомумән, бу юнәлештә конкурентлы булу өчен бөтенесе дә бар».

“Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маганов, үз чиратында, геологияне үзенә күрә “мегафән” дип атады, ул үз эченә физика һәм математиканы гына түгел, ә тагын бик күп башка дисциплиналарны да кертә. «Шуның өстенә ул катып калган фән түгел, һәр көнне үсеп тора. Дөньяда пәйда булучы бөтен инновацияләр сезнең эштә кулланыла», - дип әйтте ул олимпиадада катнашучыларга.

Геологлар – кызыксынучан, кыю, тапкыр кешеләр, дип билгеләде Наил Маганов, ә һөнәр үзе, аның сүзләренчә, перспектив һәм яхшы түләнә торган.

Шуннан Олимпиада флагын күтәрү тантанасы узды. Аннары яшь иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Басу олимпиадасы 14 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Яшь геологлар минералогия, палеонтология, радиометрияне белү дәрәҗәсенә төрле ярышлар һәм конкурсларда катнашачаклар.  

Олимпиада нәтиҗәләре буенча 2015 елның 30 июль – 10 августларында Төмәндә узачак X Бөтенроссия ачык басу олимпиадасында катнашу өчен Татарстан Республикасы  берләшкән командасы оештырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International