Бүген казан ИТ-паркында РФ оборона министрылы вәкилләреннән делегация килде. Делегацияне Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов озатып йөрде.
Технопарк бинасында кунакларны ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
Делегация вәкилләренә ИТ-паркны күрсәттеләр, шулай ук Иннополис һәм ТР электрон хөкүмәте системасы турында сөйләделәр.