Быел «IT-чемпион» республика конкурсында 38 мең 410 укучы катнашкан. Аларның логиннары ТР дәүләт хезмәтләре порталындагы 45 мең 185 шәхси кабинетта сакланган.
Искәртеп узабыз: конкурсның беренче этабы 31 июльгә кадәр дәвам итә. Укучыларның өлкәннәрне ТР дәүләт хезмәтләре порталы һәм электрон хезмәтләрдән файдаланырга өйрәтеп планшет оту өчен бер айдан артык вакыты калган. Конкурсның икенче этабы һәм төп җиңүчеләр 30 ноябрьдән соң билгеле булачак.
ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында (uslugi.tatarstan.ru) шәхси кабинетлар саны 1 млн 369 мең 712гә җиткән. Ай саен Татарстанда 5 млн электрон хезмәт күрсәтелә.
Конкурсның иң актив катнашучылары Татарстанның Тукай (92 процент), Балтач (74 процент) һәм Арча (68 процент) районнарында яши.