Регионнарга инновацион продуктның 5нче өлеше туры килә

2015 елның 19 июне, җомга

Бүген Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы үткәрелде.

Җыелышны РФ Дәүләт Думасы рәисе Сергей Нарышкин ачып җибәрде. Ул, аерым алганда, ассоциациянең күптән түгел биш еллыгын үткәргәнен билгеләп үтте. «Шул вакыт эчендә аның үз йөзе формалашты, ул инновацион икътисадның актив катнашучысы булды, - дип әйтте Сергей Нарышкин. – Бүген заман Ассоциация алдында принципиаль яңа максатлар куя, аларда инновацион алымнарны алыштырып булмый». 

Гомуми җыелыштагы чыгышында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе, Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциациянең соңгы биш елдагы эшчәнлеген уңай бәяләп була.   Ассоциациянең составына 14 иң көчле төбәк керә, алар икътисадның инновацион үсеш нокталары. Бүген аның төбәкләренә бөтен инновацион продукциянең бишенче өлеше туры килә, чыгымнарның чиреге технология инновацияләренә туры килә, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. Ассоциация төбәкләргә ялгыз гына хәл итеп булмый торган мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә, дип әйтте ул.

Россия Икътисад модернизациясе һәм инновацион үсеше Советы эшендә катнашу Ассоциация эшчәнлегендә мөһим рольне уйный, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, биредә гаять мөһим карарлар кабул ителә, алар илебез һәм аның төбәкләре үсешенең  өстенлекле стратегик бурычларын билгели.

Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең гомуми еллык җыелышы берничә оештыру карарларын кабул итте, узган чорга аның эшчәнлеге турындагы, шул исәптән составындагы комитетлар эшчәнлегенә кагылышлы хисапны раслады.

Ассоциациянең башкарма директоры Иван Бортник вазыфасыннан китәргә теләвен әйтте. "Бу бик яңа, кызыклы һәм эчтәлекле эш булды", - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов башкарма директор урынына башка киндидатны тәкъдим итте.

Җыелыш барышында Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе һәм Россия Икътисад үсеше министрлыгы Рәхмәт хатлары тапшырылды (төбәкләрнең инновацион үсешенә керткән зур өлеш өчен).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International