Роман Шәйхетдинов Санкт-Петербургта Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясенең еллык гомуми җыелышында катнашты

2015 елның 19 июне, җомга
18-20 июнь көннәрендә Петербург халыкара икътисади форум уза. Татарстан делегациясен ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җитәкли. Форумның беренче көнендә ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман ШӘйхетдинов та берничә рәсми очрашуларда катнашты.
Форум кысаларында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән Гыйрак Республикасы вице-президенты Усама әл-Наджафи  алга таба хезмәттәшлек итү мәсьәләләре хакында бүген фикерләште. 

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов очрашу барышында республикада IТ-өлкәдә тормышка ашырыла торган проектлар, шул исәптән "Электрон Татарстан" проекты, хакында бәян итте.

Усама әл-Наджафи Татарстан белән, Россиянең алган киткән субъектларының берсе буларак, мөнәсәбәтләрне үстерүдә кызыксыну белдерде.     

Шулай ук форум кысаларында IBM компаниясенең глобаль сатулар буенча өлкән вице-президенты Бруно Ди Лео белән очрашу узды.

Кич делегация Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе активы белән очрашты. Очрашу «Амбассадор» кунакханәсе залында узды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International