1 июньнән “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм туплау чарасы башланды.
Балалары чират көткән ата-аналарга дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша чират статусын даими тикшереп торырга кирәк. Баланың статусы “Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенә юнәлдерелгән” дип үзгәрүгә, ата-аналарга ай дәвамында үз балалар бакчасына мөрәҗәгать итү зарур.
Искәртеп үтик, Казанда һәм Чаллыда 2015-2016 елларга мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә балаларны массакүләм комплектлау чарасы 1 апрельдән башланды. Бу вакыт эчендә “Электрон балалар бакчасы” автоматлаштырылган мәгълүмати системасы аша 5 мең 158 бала мәктәпкәчә учреждениегә юллама алган.