Бүген Татарстанның Иннополис шәһәре территориясендә “Ростех” дәүләт корпорациясенең беренче объекты төзелешенә нигез ташы салынды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры, "Россия машина төзүчеләре берлеге" иҗтимагый оешмасы рәисе Сергей Чемезов, Иннополис мэры Егор Иванов, “Иннополис” махсус икътисади зонасы генераль директоры Игорь Носов катнашты.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, төрле компания җитәкчеләре, IT-белгечләр шушы вакыйганың шаһитлары булды.
“Бүген, ниһаять, зур офисыбыз төзеләчәк урынга беренче нигез ташын салу көне килеп җитте. Бу корпорациянең, предприятиеләребезнең фәнни, белем бирү базасына якынрак булуы өчен кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте чарада катнашучыларга Сергей Чемезов. Ул Иннополиста яхшы инфраструктура булдырылып килүен, студентлар өчен яхшы кампус, спорт корылмасы сафка бастырылганын, балалар бакчасы, заманча җиһазландырылган хастаханә төзелгәнен билгеләп үтте. Сергей Чемезов алга таба Иннополисның югары үсеш алуын теләде һәм рәсми затлар көрәкләр тотып, беренче ташны күмде.
“Ростех”ның техник-гамәлгә кертү үзәгенең мәйданы 65 мең кв. м тәшкил итәчәк. Өч елдан ул дәүләт корпорациясенең мәгълүмати технологияләр өлкәсендә төп компетенция үзәге булачак. Биредә 5 меңгә якын хезмәткәр урнашачак.