Роман Шәйхетдинов пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер ярышлары буенча чемпионат буенча киңәшмә үткәрде

2015 елның 29 мае, җомга

Кичә ИТ-паркта пенсионерлар арасында V Бөтенроссия компьютер ярышлары буенча чемпионатка әзерләнү һәм үткәрү буенча киңәшмә узды. Чемпионат Казанда 24-25 август көннәрендә узачак.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов абып барды. Ул чемпионат бу елны Казанда узуга шат икәнен белдерде. Шулай ук «Союз пенсионеров России» оешмасы координаторы Владимир Клоницкий: Татарстанның ИТ өлкәдә мөмкинлеләре зур. Бу чемпионат та аларның берсе булыр, диде.

Киңәшмәдә ТР дәүләт Советы комитеты рәисе С.М.Захарова, Казан (Идел буе) Федераль университеты проректоры Р.Г.Минзарипов, «Союз пенсионеров России» оешмасының Татарстан буенча идарәсе рәисе Л.Н.Мишина, Плеханов исемендәге Россия икътисад университетының ИТ кафедрасы җитәкчесе Ю.Д.Романова, “ТР мәгълүмати технологияләр үзәге” башкаручы директоры Т.С.Камалетдинова катнаштылар.

Шулай ук, август азагында Казанга Россиянең барлык регионнарыннан пенсионерлар компьютер белү осталыгын күрсәтүгә җыелачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International