28-29 май көннәрендә Казанда ел саен үткәрелә торган Россиякүләм IT&Security Forum коференцисе уза. Конференцияне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм "ICL - КПО ВС" ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков ачтылар.
Форум кысаларында ИТ өлкәсендә йөзләгән белгечләр җыела. Барлыгы чарада 500 артык ИТ-җитәкче катнаша. Алар Россиянең 65 шәһәреннән һәм якын чит илләрдән җыела.