Бүген Казанның Җиңү паркында “Мәктәп эко-патруле” республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге Татарстанда 2014 елның 1 сентябреннән 2015 елның 1 мае кадәр дәвам итте.
Чараның максаты – республика мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыру эшчәнлегенә тарту. Конкурс кысаларында кесә телефоны булган һәр укучы укудан тыш вакытта рөхсәтсез чүплекләрне фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алды. Биредә һәр укучы, мәктәп һәм муниципалитет буенча статистика формалаштырылды.
Барлыгы бәйгегә 1281 фотохәбәр җибәрелгән.
ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов җиңүчеләрнә кыйммәтле бүләкләр тапшырды.