Бүген Казан федераль университетының Лобачевский исемендәге фәнни китапханәсендә попечительлек советының утырышлар залында мәктәп укучыларының информатика буенча XXVIII халыкара олимпиадасына әзерлек һәм аны уздыру буенча РФ оештыру комитеты утырышы булды. Аның эшендә РФ мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, оештыру комитеты әгъзалары катнашты.
Искәртеп узабыз: информатика буенча халыкара олимпиада 2016 нчы елның 12 нче августыннан 19ына кадәр узачак.
Утырышның көн кадагына Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуровның IOI 2016 ка әзерләнү һәм үткәрү буенча эшләр турындагы хисабы чыгарылды. Россиядә тәүге мәртәбә узачак укучылар арасында программалау буенча мондый киңкүләм ярышларның әһәмиятен исәптә тотып, КФУ информатика буенча халыкара олимпиадаларны уздыру тәҗрибәсен өйрәнгән. Россия һәм Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыклары, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белгечләреннән торган Россия делегациясе составында Казан университеты командасы 2014 нче елның июлендә информатика буенча Тайбэй шәһәрендә (Тайвань) узган 26 нчы халыкара олимпиаданы карарга барган.
“Олимпиадага әзерлек, тулаем алганда, план нигезендә үтәлә”, - дип белдерде Илшат Гафуров. Ул 2014 нче елда әзерлеккә дип 11 млн сум акча бүлеп бирелгәнлеген хәбәр итте. Бюджетның 2013 нче ел бәяләреннән чыгып төзелгәнлеген, шунлыктан, төзәтмәләр кертү зарурлыгын шәрехләп үтте. “Олимпиада үткәрү өчен компьютерларны арендага алабызмы, сатып алабызмы – шуны хәл итәргә кирәк”, - дип билгеләп узды ректор. Аның фикеренчә, аренда өчен түләүләргә, җиһазларны җыю-сүтүләргә тотылачак акчаны исәпкә алганда, чыгымнар шул яңа компьютер бәясенә төшәргә мөмкин.
Илшат Гафуров сүзләренә караганда, халыкара олимпиаданы кайда уздырасы әлегә билгеле түгел. “Казан федераль университеты Универсиада авылының студентлар кампусында үткәрергә тәкъдим итә. Аның территориясендә студентлар сырхауханәсе дә, спорт мәйданчыклары да, гомуми белем бирүче IT-лицей да бар. Шул территориядә урнашкан Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясендә 400 ләп кешегә эш өчен урыннар бүлеп бирү мөмкинлеге бар”, - дип белдерде ул.
Информатика буенча халыкара олимпиадага әзерлек һәм аныуздыру буенча чаралар планы кысаларында ТР Хөкүмәте тарафыннан бүлеп бирелгән акчага сайт эшләнгән. Илшат Гафуров олимпиада сайтының агымдагы елның июль аеннан эшли башлаячагы турында әйтте. Аның рәсми презентациясен Казакъстанда Алматы шәһәрендә 27 нче халыкара олимпиада барышында уздыру ниятләнә.
Илшат Гафуров чыгышында 2016 нчы елның апрелендә IT буенча Россия олимпиадасын да үткәрү нияте булуы турында белдерде.
Бүген оештыру комитеты утырышында көтеләчәк олимпиаданың логотибы да расланды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, өч вариант арасыннан микросхема корылган очарга әзерләнүче ракета сурәтләнгән рәсем сайланды, ул Казан кремленың Спас манарасын да хәтерләтә. Логотипта “Kazan, Russia 2016” дигән юллар да бар. Оештыру комитеты әгъзалары логотипта Россия символикасы да булырга, башта ил, аннары шәһәр күрсәтелергә тиешлеген киңәш итеп әйтте.
Олимпиада уздыруга кагылышлы фикерләрен Роман Шәйхетдинов та җиткерде. Ул оештыру комитеты составына кайбер белгечләрне кертүне тәкъдим итте. “Бу олимпиада тарихта иң яхшысы булырга тиеш”, - диде ул.
“Олимпиадага әзерлек кысаларында барлык эш юнәлешләре тәгаенләнгән, һәркем үзенең бурычларын, вәкаләтләрен белә”, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Ливанов. Ул ассызыклаганча, олимпиаданы үткәргәндә, һичшиксез, Универсиада мирасы булып калган объектларны файдаланырга кирәк. “Студентлар кампусы – уникаль урын. Катнашучылар өчен шартлар мөмкин кадәр уңайлы булып, барлык куркынычсызлык таләпләренә җавап бирергә тиеш”, - дип министр бу мәсьәләгә игътибарлы булырга кушты һәм Татарстанның мондый киңкүләм чараларны уздыруда олы тәҗрибәсен ассызыклап үтте.
Очрашуда катнашучылар олимпиадага әзерлек буенча агымдагы елның көзендә очрашырга сүз куешты.